Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны вакытында түләмәгән лениногорскилыга җәза билгеләгәннәр
Лениногорск кешесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны вакытында түләми.
Татарстан ЮХИДИ идарәсе дәгъвасы буенча, суд барлык биш штрафны да икеләтә арттыра, тик ир-ат барыбер түләргә ашыкмый. Башкарма документлар Лениногорск суд приставына җибәрелә. Башкарма производство кысаларында, суд приставлары ир-атның хезмәт хакыннан тотып калырга дип мөрәҗәгать итә.
Моннан тыш, пристав тарафыннан штрафны вакытында түләмәгән өчен биш беркетмә төзелә. Судья барлык эшне карап чыккач, һәр беркетмә буенча 50 сәгатьлек мәҗбүри эшкә билгели. Ир-ат 250 сәгатьлек мәҗбүри эшне башкарачак.
Федераль суд приставларының Татарстан буенча идарәсе сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев