Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Үз акчасын кайтару өчен лениногорскилыдан тагын түләү сораганнар

Интернет челтәре аша инвестицияләү юлы белән акча эшләргә теләүчеләрнең нияте, кызганыч, бик еш усал ниятле кешеләргә юлыгу һәм эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итү белән тәмамлана.

 

Бу юлы  Ленининогорскида яшәүче 44 яшьлек ир кеше  шушындый каракларның корбаны булган. Лениногорскилы  интернетта танылган компанияләрнең берсенә инвестицияләү һәм үз акчаларын арттыру мөмкинлеге турындагы реклама күреп, гариза калдырган. Шуны гына көтеп торган мошенниклар, билгеле инде, сәгате-минуты белән шалтырата да башлаганнар һәм табыш алу юллары турында сөйләгәннәр.

Шулай ук мошенниклар үзләренә  ир кешенең телефонына ерактан торып керү  мөмкинлеге бирүче кушымта урнаштырган,  аның ярдәмендә зыян күрүче үзенең кереме ни дәрәҗәдә артуын күзәтеп тә бара алган.

Үзенә  шалтыраткан «аналитиклар» һәм «кураторлар»ның  күрсәтмәләре буенча, лениногорскилы  интернет аша  тапкан компаниягә 300 мең сум акча керткән.

Вакыт узу белән, шалтыратучылар вәгъдә иткәнчә, кушымтада күрсәтелгән мәгълүматлар аның  кертелгән акчасы  биш  тапкырга үсүен күрсәткән һәм ир кеше бу уңышының җимешен татып карарга уйлаган. Тик акчаларны кире чыгару, инвестицияләүгә караганда  кыенырак булып чыккан. Үзләрен инвестиция компаниясеннән дип  таныштыручылар, аңардан тагын берничә операция өчен түләү сораган. Ир кеше шунда гына үзенең мошенниклар белән аралашуын аңлап, полиция бүлегенә ярдәм итүләрен сорап  шалтыраткан.

Хәзерге вакыта РФ Җинаять кодексының 159 нчы “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү эшләре алып барыла.

 

фото: https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X