Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Үз гаебен таныган

Шәһәр суды тарафыннан 46 яшьлек лениногорскилыга карата РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелде. Узган елның 10 декабрендә гаепләнүче законсыз рәвештә икенче бер гражданиннан 0,72 грамм күләмендә наркотик матдә ала һәм үзендә саклый. Шул ук көнне ул Бөгелмә наркоконтроленең районара бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына. Тикшерү барышында...

Шәһәр суды тарафыннан 46 яшьлек лениногорскилыга карата РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелде.


Узган елның 10 декабрендә гаепләнүче законсыз рәвештә икенче бер гражданиннан 0,72 грамм күләмендә наркотик матдә ала һәм үзендә саклый. Шул ук көнне ул Бөгелмә наркоконтроленең районара бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына. Тикшерү барышында аннан наркотиклы матдә табыла. Тоткарланучы үз гаебен таный.
Суд ирне гаепле дип таный, 1 ел сынау срогы һәм 5 мең сум күләмендә штраф белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгара. Сынау срогы аралыгында гаепләнүче яшәү урынын үзгәртмәскә һәм 3 ай эчендә эшкә урнашырга тиеш. Тик әлегә суд карары үз көченә кермәгән.
Өендә әзерләгән
Шәһәр суды тарафыннан Лениногорск район авылыннан берничә кат хөкем ителгән Галиевкә карата РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелде.
Алдан тикшерү органы Галиевны үз өендә "дезоморфин" әзерләп, шәһәргә алып килүдә гаепли. Шул ук көнне ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркопритоннарның берсендә кулга алынган.
Дәүләт гаепләүчесе Галиевнең наркотиклар тарату һәм саклау буенча шартлы хөкем срогы тулмавын исәпкә алып, судка каты режимлы төзәтү колониясендә 7 елга ирегеннән мәхрүм итү хөкемен чыгаруны сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотик