Авылга кайтып, әти-әнисенең нигезен яңартты
Бүген, хөрмәтле газет укучылар, Мөэмин-Каратайда 35 ел гомер иткән асыл ир-егетләрнең берсе – Нәбиулла Габидуллин турында язарга ниятләдем.
Трактор поселогында (хәзер ул авыл юк та) 1951 елда туа. Гомумән, хезмәт сөючән Нигъмәт белән Хөршидә ун бала: тугыз кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Уңган-булган гаилә башлыгы колхозда хуҗалык мөдире, Хөршидә апа исә озын-озак еллар, лаеклы ялга чыкканчы мал табибы. Берничә баш ат, сыерлар, сарыклар, кош-корт асрыйлар.
Әйбәт тормыш итүнең сере, әлбәттә, гаиләдә тәпи йөри башлаганнан бирле һәр сабыйны эшкә тарту, хезмәт тәрбиясе! Бер генә малай булганлыктан, Нигъмәт абзый бердәнбер малаен атка утыртып үзеннән калдырмый –ат җигәргә, мал-туар карарга яшьли өйрәтә. Нәбиулла инде алты яшендә кырга-болынга барып, чалгы белән өйдәге күп санлы малга берүзе барып печән чабып кайта торган булган.
Иске Куак мәктәбендә укып, 1969 елда тәмамлый. Нигъмәт абзый гаиләсе 1967 елга кадәр Трактор поселогында тора. 1972 елда исә Мөэмин-Каратайда төпләнәләр.
1972-1974 елларда армия сафларында Ватан алдында изге бурычын үти. Аннары җиңнәре сызганулы егетнең хезмәт юлы Әлмәттә башлана. Ул биредә нефть тармагында хезмәт итә. Эшләгән дәвердә җитәкчеләр дә бик үз иткәннәр. Тәртипле, үзе белеп эшләүче,чын мәгънәсендә намуслы, уңган, яңалыкка омтылучы, бар нәрсәне җиренә җиткереп башкаруын нинди генә җитәкче яратмас та, үз итмәс икән?
Һәр атна саен, Мөэмин-Каратайга, әти-әнисенең хәл-әхвәлен белергә авылга кайталар. Лаеклы ялга чыгарга вакыт җиткәч тә Нәбиулла хезмәт иткән оешма башлыклары аны гаиләсе белән авылга җибәрәселәре килмәде... Әмма аның бернигә карамастан, кайтып әти-әнисе нигезен яңартып авылда яшисе килде.
Һәр көнне нәрсәдер ясый, төзәтә, кора, кош-корт, мал-туар карый, авылдашлары бакчаларын язын-көзен үз тракторы белән сөрә-эшкәртә, кемгәдер печән алып кайта, тирә-күршеләре белән бакча башларын корыган куак-агачлардан арындыра, урманчы гозерен дә кире какмый. Әлбәттә, янәшәсендә аны аңлаучы, күз карашыннан барын да төшенүче, һәрвакыт аңа булышырга әзер торучы, өйнең нуры – Фәүзиясе бар. Ике гүзәл кыз тәрбияләп үстерделәр.
Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев