Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Дус икәнсең, нәрсәгә арттан һөҗүм итәргә, дип саный Чинар Латиф Мәхмүт углы

Мостафа Онджель исемендәге элеккеге татар-төрек лицее директоры Чинар Латиф Мәхмүт углы, соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә, Россия белән Төркия мөнәсәбәтләре вазгыятен шәрехләде. Ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә, лицей 7 ел элек үк татар-төрек уку йорты булудан туктады һәм Төркиянең укытучылары эштән китте, дип белдерде. Хәзер лицейда 1 генә төрек эшли һәм...

Мостафа Онджель исемендәге элеккеге татар-төрек лицее директоры Чинар Латиф Мәхмүт углы, соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә, Россия белән Төркия мөнәсәбәтләре вазгыятен шәрехләде.
Ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә, лицей 7 ел элек үк татар-төрек уку йорты булудан туктады һәм Төркиянең укытучылары эштән китте, дип белдерде. Хәзер лицейда 1 генә төрек эшли һәм ул инглиз телен укыта.
"Мин татар-төрек мөнәсәбәтләрен генә түгел, гомумән, Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгыту зарур дип саныйм, чөнки безнең республика Россия составында. Ике дәүләт дустанә мөнәсәбәтләрдә булган күршеләр. Кичә яңалыкларда белдерелгән хәбәр кәефемне кырды. Бу дөрес түгел, бу алай булырга тиеш түгел. Дус икәнсең, нәрсәгә арттан һөҗүм итәргә. Безнең илләр күп еллар дус яшәделәр, моный хәлне беркем дә көтмәде. Киләчәктә нәрсә буласын беркем белми. Путин - акыллы кеше, Татарстан Президенты да. Алар бу вазгыятьтән чыгу юлын табар дип уйлыйм. Киләчәктә барысы да яхшы булыр дип өметләнәм", - дип билгеләп үтте лицей директоры.
Татар информнан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев