Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Иштирәк мәктәбе укучылары әти-әниләре белән ГТО нормативлары тапшырды

Лениногорск районы Иске Иштирәк мәктәбе “Карлыгач” лагеренда балалар әти-әниләре белән бергә ГТО нормативларын тапшырды.

Балаларның "Хезмәткә һәм оборонага әзер«лекләренең ни дәрәҗәдә булуын күрсәтү ярышларында, аларның әти-әниләре дә, тәрбияче-мөгаллимнәре дә катнашкан.

Балалар җитезлек һәм зирәклек таләп итүче «Флагны яулап алу», «Узышлы» уеннары үткәргәннәр. Оста итеп яшерелгән "Хәзинә эзләү"дә үзләренең уйлый-фикерли белү сәләтен күрсәткәннәр. Булачак ГТО нормаларын тапшыруны хәтердә тотып, әңгәмә корып алырга да вакыт тапканнар. Әти-әниләр дә катнашасы булгач, билгеле, алар үзләрен алар өчен дә җаваплы итеп тойганнар.

Төштән соң мәктәп яны лагеренда чын спорт имтиханы башланган. Бер-берсенә көч биреп-куәтләп тору, төгәл һәм дөрес итеп үтәлгән биремнәргә куллар чаба-чаба шатлану бу чараны бәйрәмнән ким итмәгән.

Әти —әниләр дә, балалар да, урыннан озынлыкка сикерү, аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү, турникта тартылу кебек сынауларны башкарып чыкканнар. Бу спорт чарасында бөтен гаилә белән бергә катнашу - балаларны аеруча сөендергән. Алар әле ярышлар тәмамлангач та, аның ничек барышы турында балаларча хозурланып сөйләгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев