Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылында район авыллары катнашында зур этномәдәни фестиваль узды (+ фотолар)

Ун авыл катнашты.

3 ноябрь кичендә Куакбаш мәдәният йорты шау-гөр килеп торды.

Куакбаш авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йорты зур чара - районыбыз авылларындагы фольклор төркемнәр белән этномәдәни фестиваль уздырды. Ун авылдан коллективлар килде, төрле милләтләр җыелды: монда катнашучылар татар, чуваш, керәшен, мордва, рус милләтеннән иде. 

Төркемнәр матур милли костюмнар белән чыгыш ясады.

Бик матур бәйрәм үтте. Һәр авыл төркеме сценкалар, йолаларны, уеннарны күрсәтте. Куакбаш мәдәният йорты башлап җибәрде, алар "Солдат озату" йоласын тәкъдим итте.

Мичурин, Сережкинолыларны да тамашачылар ошатты. Федотовкадан керәшен карендәшләребез "Покрау", "Канат сыдыру" йоласын күрсәтте. Чүтедән килгән олы яшьтәге апалар мөнәҗәт укыды. 

Гомумән, һәр авылның үз үзенчәлеге бар иде.

Фестиваль югары дәрәҗәдә үтте. Чарага килүчеләрне Куакбашның кунакчыл халкы самавырларда чәй кайнатып, милли ризыклар белән каршы алдылар, сыйладылар.

Фестивальне карарга килүчеләрнең дә күп булуын билгеләп үтми булмый. 

Исламия Галимова фтолары

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев