Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Әлмәт кибете янында шикле чемодан табып, халыкны эвакуацияләгәннәр

Бүген иртәнӘлмәтнең Нефтяников урамында урнашкан "Магнит" кибете янында шикле чемодан тап булып, аннан кешеләрне эвакуациялиләр. "Әлмәт таңнары" журналистлары менә нәрсә яза: -Кайбер шаһитларның сүзләренә карганда, әлеге шикле предметны кибет янында иртәнге тугыз тулганда күреп алганнар һәм, әлбәттә инде, полициягә хәбәр иткәннәр. Шул ук вакытта әле генә ачылган кибетткә килә башлаган...

Бүген иртәнӘлмәтнең Нефтяников урамында урнашкан "Магнит" кибете янында шикле чемодан тап булып, аннан кешеләрне эвакуациялиләр.
"Әлмәт таңнары" журналистлары менә нәрсә яза:
-Кайбер шаһитларның сүзләренә карганда, әлеге шикле предметны кибет янында иртәнге тугыз тулганда күреп алганнар һәм, әлбәттә инде, полициягә хәбәр иткәннәр. Шул ук вакытта әле генә ачылган кибетткә килә башлаган халыкны тизрәк эвакуацияли дә башлаганнар.
Тәртип сакчылары рәсми рәвештә ситуациягә аңлатма бирмәсәләр дә, күргәннәрдән чыгып шуны аңладык: шактый олы чемоданда шартлаткыч матдәләр юк. Моны шартлаткычлар буенча махсуслашкан эт ярдәмендә ачыклаганнар. Кира кушаматлы спаниель шикле әйберләрне, халык күп җыела торган урыннарны тикшерүдә өч ел "эшли" ди. Аның хуҗасы сүзләренчә, Әлмәттә Кира сыман тагын ике дүрт аяклы тәртип сакчысы бар икән.
Чемодан эчендә шартлаткыч булмавы ачыкланганнан соң, полиция хезмәткәрләре тагын бер кабат кибет территориясен тикшереп чыкты һәм халыкка эш урыннарына кайтырга рөхсәт бирде.
Бу хәлнең чынлыкта нәрсәгә бәйле булганлыгы билгеле түгел. Кем дә булса шаярган яки кисәткән булуы да ихтимал. Монысын тикшерү күрсәтер. Шул ук вакытта тәртип сакчыларының гадәттән тыш хәлгә әзерлеген тикшерүе дә булырга мөмкин. Һәрхәлдә, автомобильләрне кертми торган ЮХИДИ хезмәткәрләре безгә өйрәтүләр диеп җавап бирде.
"Әлмәт таңнары"ннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X