Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратайдан Флюра апа Гафиятуллинаның сандыгында бихисап кул эшләре

Татар авылында бүгенге көндә дә халкыбызның рухи байлыгын саклаган, аңа тугры калган апа-әбиләр бар. Менә шуларның берсе – тугызынчы дистәне ваклаган Флюра апа Гафиятуллина.

   
Ул Мөэмин-Каратай авылында туган. Биш яшендә кызчык гомерлек һөнәренә әвереләчәк тегү-чигү эшенә алына. Аңа балачактан ук кайгы-хәсрәтне татырга туры килә. 1941 елда әтисен сугышка алалар һәм иң кадерле кешесе сугыш кырында һәлак була.

Әнисе Шакирә апага Флюраны һәм абыйсы Гатаны тәрбияләп үстерергә бик кыенга туры килә. Кыскасы, балачактан бертуган абыйсы белән кулына аркылы пычкы алып, әнисенә ярдәм итеп, урманда агач кисәргә, әнисе белән үзләренә йорт төзергә туры килә. Бүгенге көндә Флюра апаның биш баласы: ике кыз, өч улы исән-имин гаиләләре белән яшиләр. Тугыз оныгы да Мөэмин-Каратайга кадерле әби янына ашыгалар.

  Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  Флюра апаны мәдәният йортына кунакка чакырдык. Күрсеннәр, белсеннәр, кызыксыннар дип, Иске Иштирәк мәктәбендә укучы Мөэмин-Каратай укучыларын белән ”Әбием сандыгы” кичәсен оештырырга уйладык. Әлеге чара мәдәни мирас елы кысаларында узды.

Флюра апа үзенең кулъяулык, төрле сөлге, мендәр тышлыгы, өстәл япмалары, келәм һәм бихисап кул эшләрен, берәм-берәм тотып, яшь буынны таныштырды. Аларның кайчан, кайсы елда чиккәнен дә яхшы хәтерли ул. “Кызганыч, бүгенге көндә татар авылында әнә шул гүзәл кул эшләнмәләре белән шөгыльләнүчеләр юк дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә мәктәптә белем алучы кызларны халкыбызның әнә шул күз явын алырлык сөлгеләрен, ашъяулыкларын, мендәр тышларын, кулъяулыкларын чигү серләренә төшендерәсем килә минем. Теләсәгез, мин сезгә бик теләп ярдәм итәр идем! ”, - диде ул.

Аннары Флюра әбиебез безнең менә дигән үзешчән артистыбыз да бит әле!

Безнең мәдәният йортында “Хәтер” исемле бик бай музеебыз бар. Анда да Флюра апаның әнисенең, үзенең кул эшләре дә байтак. Моннан тыш, безнең өлкән яшьтәге апабызның искиткеч хәтеренә сокланырлык.


Таһир Шәмсуаров,
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе

Язма тулысынча киләсе атнада "Заман сулышы"нда басылачак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X