Милләтләр дуслыгы.
Сарабиккол авылы мәдәният йортында "Без дуслык белән бердәм"дип исемләнгән районкүләм фестиваль узды. Анда районыбызның 11 авыл мәдәният йорты катнашты.
Бу -фестиваль безнең районда традицион төстә уза торган чара. Ул ел саен ноябрь бәйрәмнәрендә – Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәрен билгеләп үткән вакытта уза. Үткән елда фестиваль катнашучыларын Шөгер мәдәният йорты кабул иткән булса, быел – Сарабиккол мәдәният йорты.
Сәхнәдә җырлар, шигырьләр яңгырады, халык биюләре башкарылды. Фольклор коллективлар йолалар әзерләп килгән иде, аларны тәкъдим иттеләр. Әйтик, "Бәби чәе", "Сабантуйга бирнә җыю", "Каурый өмәсе" йолалары.
Фестиваль татар, рус, мордва, керәшен, чуваш мәдәниятен берләштерде, безнең төбәктәге халыклар дуслыгын, милләтләр бердәмлеген раслады. Соңыннан район мәдәният йорты учреждениесеннән барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
Нет комментариев