Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Төркиядә “Ислам дәүләте” белән бәйләнешләрдә шикләнелеп тоткарланган татарстанлы иреккә чыгарылган

Төркиядә "Ислам дәүләте" белән бәйләнешләрдә (ИГ - Россия һәм башка кайбер илләрдә эшчәнлеге тыелган оешма) шикләнелеп тоткарланган россияле - Татарстанда туып үскән Айдар Сөләйманов иреккә чыгарылган. Бу хакта Анталья полициясенә сылтама белән "РИА "Новости" хәбәр итә. ММЧ мәгълүматларына караганда, аңа гаепләү белдерелмәгән. Искәртеп үтик: кичә РФ Тышкы эшләр министрлыгы рәсми...

Төркиядә "Ислам дәүләте" белән бәйләнешләрдә (ИГ - Россия һәм башка кайбер илләрдә эшчәнлеге тыелган оешма) шикләнелеп тоткарланган россияле - Татарстанда туып үскән Айдар Сөләйманов иреккә чыгарылган. Бу хакта Анталья полициясенә сылтама белән "РИА "Новости" хәбәр итә.


ММЧ мәгълүматларына караганда, аңа гаепләү белдерелмәгән.

Искәртеп үтик: кичә РФ Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова, Истамбулдагы теракттан соң, Төркиядә тоткарланган кешеләрнең өчесе - Россия гражданы, шуларның берсе - 32 яшлек Айдар Сөләйманов, ул "Ислам дәүләте" эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә, дип белдерде. Захарова китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елның августында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан аңа читтән торып гаепләү белдерелгән. Ул халыкара эзләүгә игълан ителгән, чөнки республикада чакта ук ИГ белән бәйләнештә торуда шикләнелгән, Россиядә тыелган әлеге оешмага террорчылар җәлеп итүдә гаепләнгән.

"Татар-информ" МАның үз чыганакларыннан мәгълүм булганча, 32 яшьлек Айдар Сөләйманов илдән 2013 елда киткән. Шулай ук, тоткарланган 3 россияленең икенчесенең дә Татарстанда туып үскәнлеге билгеле булды. Сүз 2000 елда Мисырга укырга киткән 37 яшьлек Руслан Хәйбуллов турында бара.

ММЧда хәбәр ителгәнчә, теракттан соң ук, Төркиянең махсус хезмәтләре тарафыннан "Ислам дәүләте" әгъзасы булырга мөмкин дип фаразланган 70 кеше тоткарланган.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/01/15/117412/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X