Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Юлтимер авылында "Тамчы" курчак театрына курчакларны Рәшидә ханым тегә

Районыбызның Юлтимер мәдәният йортында “Тамчы” курчак театры эшләп килә. Әлеге театр өчен курчакларны үз куллары белән Рәшидә Зиангирова тегә.


Авыл мәдәният йортында курчак театры эшләү – уңай күренеш. Биредәге театр – районда бердәнбер, мөгаен.

 “Әкият персонажлары белән әзерләнгән тамаша мисалында балалар игелек, дуслык, гаделлек, хезмәт сөючәнлек дәресләрен белә. Балалар ачыграк, аралашучан була башлыйлар”, - дигән фикердә тора әлеге курчак театры җитәкчесе Рәшидә Зиангирова.

Рәшидә апа курчакларны зур, биек итеп ясый, аларның биеклеге 80 сантиметрга кадәр җитә. Алар кулга киеп кенә уйный торган түгел, ә таякка беркетеп, курчакны төрле якка борып йөртерлек итеп ясый. Кирәк чакта, курчакларның таягын алып, утыртып куеп та була. Курчакның эчке ягын синтепон белән эшли. Рәшидә ханым ул курчакларга шундый матур күлмәкләр, костюмнар тегә, бит, куллар, аяклар ясый, баш киемнәре кидерә.

“Костюмнар моделен үзем уйлыйм. Әкият геройлары булган очракта, нәкъ әкияттәге кебек итеп ясарга тырышам. Әкият геройларын күз алдыма китерәм. Хәзер озак еллар теккәч, костюмнары нинди булуларын әйтеп тә бирә алам”, - ди ул.

“Тамчы” курчак театры үз спектакльләре белән горурлана ала. Алар бик күп төрле тамашалар белән балаларны шатландырдырганнар. “Морозко”, “Репка”, “Гуси-лебеди”, “Шалкан”, “Колобок”, “Бала белән күбәләк”, “Буратино”, “Мактанчык чыпчык һәм сыерчык”, “Кот в сапогах”. Берничә тапкыр “Иделкәем” балалар театрлары фестивалендә катнашканнар. 2019 ел “Тамчы” өчен уңышлы ел була,  Дипломант исемен алып кайталар.

Тулырак "Заман сулышы" газетында.

Фотолар: Р. Зиангирова архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев