Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Юлтимер мәчетендә ифтар ашы узды

10 апрель көнне Юлтимер авылы мәчетендә ифтар ашы уздырылды, дип хәбәр итәләр безгә.

Ифтар табынын әзерләп, ураза тотучыларны сыйлау елдан-елга матур гадәткә кереп бара, тәравих намазлары укыла.

Ифтар мәҗлесен авылның хәзрэте Шәүкәт абый Мифтахов ачып җибәрде, Лениногорск шәһәр мәчетеннән килгән кунак -   Габделрәзак хәзрәткә сүз бирелде. Хәзрәт вэгазь сөйләде. Авыз ачкач намаз укылды.
Мәчеткә халык күп җыелды, 80гә якын иде. Мөселман кардәшләр  кайнар аш, бәлеш, пылау, пешкән ризыклар, тәмле чәйләр белән сыйландылар һәм  ифтар ашын оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.  Сәламәт булып яшәргә Ходай насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев