Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Җиңү көненә багышланган шигырьләр

Хәтер кыры Көтәләр дип башка язмам инде, Мин елармын ахры тын гына. Солдат хатыннары китеп бара Ирен эзләп хәтер кырына. Әниләрнең кара чәчләренә Хәсрәт-бәсләр иртә кундылар. Бүгенгечә кайтып керер диеп, Ишек бикләмичә кундылар. Соңгы каһарманнар басып тора, Иргәгәне уйлап тартынам. Җиңү мәйданына килми калса Кирәк булмас бару артыннан. Тик батырлык...

Хәтер кыры
Көтәләр дип башка язмам инде,
Мин елармын ахры тын гына.
Солдат хатыннары китеп бара
Ирен эзләп хәтер кырына.
Әниләрнең кара чәчләренә
Хәсрәт-бәсләр иртә кундылар.
Бүгенгечә кайтып керер диеп,
Ишек бикләмичә кундылар.
Соңгы каһарманнар басып тора,
Иргәгәне уйлап тартынам.
Җиңү мәйданына килми калса
Кирәк булмас бару артыннан.
Тик батырлык янәшәдән атлар,
Тезелешеп узар күп еллар,
һәйкәл яннарында чәчәк тотып
Солдат балалары торырлар.
Онытырлар диеп уйламагыз,
Җир төренгәч язгы бер ямьгә
Ап-ак чәчле солдат улларының
Оныклары килер бәйрәмгә!
Солдат хатыннары китеп бара,
Ирен эзләп хәтер кырына.
Мин бу хакта бүтән язмам инде,
Бер елармын ахры тын гына...
Таһир Шәмсуаров
Рәхмәт сезгә, ветераннар!
Җиргә тагын килә ямьле язлар,
Тарихларга уелып кала еллар.
Хәтерләрдә мәңге сакланырлар
Ветераннар узган данлы юллар.
Бүгенге көн тыныч булсын өчен,
Кызганмыйча гомерләрен, көчен.
Утка кергән алар, канын биргән,
Азат илдә без яшәсен өчен!
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез!
Ничек яши бүген ветераннар,
Төзәлгәнме сугыш яралары?
Күңелләрдә бары тик бер теләк:
Кабынмасын утның яңалары!!!
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез!
Людмила Аланлы
Без, балалар, сезгә рәхмәтле!
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Батырларга укый мәдхия.
Яуда ятын калган бабайларга
Оныклары килеп баш ия.
Безнең әтиләрнең бабалары
Ятып калган сугыш кырында.
Гасыр аша күчә истәлекләр,
Йөрәкләрдә алар барсы да.
Бабам хәтерләми үз әтисен,
Күзләреннән тама яшьләре.
Яуда ятып калган бабакаем,
Без, балалар, сезгә рәхмәтле!
Нияз Гәрәев,
Лениногорск шәһәре 11 нче гимназия
Постта тора солдат
Постта тора солдат
Илем чигендә.
Шатланып яшимен
Туган илемдә.
Постта тора солдат
Безне саклый ул.
Ил каршындагы бурычын
Шулай аклый ул
Илинә Корнилова, Урмышлы мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

6

2

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырьләр җиңү көненә