Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Конституция нәрсә ул?

Республика мәктәпләрендә күренекле шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре катнашында парламент дәресләре үткәрү традициясе бар. Быел ул Татарстан Республикасы Конституциясенә 20 ел тулуга багышланды. Шушы көннәрдә шәһәребезнең 13 нче мәктәп укучылары Лениногорск муниципаль районы шәһәр советы депутаты Әнәс Вәлиев белән очрашты. V - X сыйныф укучылары өчен лекция формасындагы "Парламент дәресе"н тарих һәм...

Республика мәктәпләрендә күренекле шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре катнашында парламент дәресләре үткәрү традициясе бар. Быел ул Татарстан Республикасы Конституциясенә 20 ел тулуга багышланды. Шушы көннәрдә шәһәребезнең 13 нче мәктәп укучылары Лениногорск муниципаль районы шәһәр советы депутаты Әнәс Вәлиев белән очрашты.
V - X сыйныф укучылары өчен лекция формасындагы "Парламент дәресе"н тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Миндрахманова үткәрде.
Конституция сүзе нәрсә аңлата? Ул кайчан кабул ителгән? Ул кешеләргә нәрсә бирә? Укучылар әлеге һәм башка сорауларга җавап тапты. Гүзәл Рафиковна гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты. Нәкъ ике дистә ел элек булган мөһим вакыйгаларга тукталды. Ул чакта республиканың киләчәген билгеләү кирәк була. Референдум үткәрелеп, гражданнарның күпчелеге мөстәкыйльлекне сайлый. Ә 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителә.
Әнәс Вәлиев ул чактагы вакыйгаларда үзе катнашкан кеше буларак, мисаллар китереп сөйләде. Республикабызның уңышлы үсеш алуында беренче Президент - Минтимер Шәймиевнең ролен ассызыклады. Яшь тыңлаучыларны җирле депутатлар эшчәнлеге белән таныштырды, муниципаль дәрәҗәдә хокукый актлар кабул итү принциплары турында сөйләде.
Әнәс Кавыевич Геофизика һәм тимер юл станциясе поселогы халкы тарафыннан сайланган депутат буларак, аларның мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырганы юк. Моны һәркем белә, шуңа кунакны тыңлап бетергәч, югары сыйныф укучылары сорау бирә башладылар. Аларны депутатларның поселок һәм шәһәрне киләчәктә төзекләндерү буенча эшчәнлеге, шәхси секторга мәгълүмати технологияләр кертү буенча планнары кызыксындыра икән. Ике арадагы әлеге әңгәмә киләчәк буынның кызыксынучан, актив булуын күрсәтеп тора. Димәк, киләчәгебез ышанычлы кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђзђк