Заман сулышы

Лениногорск егетләре галим абыйлары белән

Керкәле мәктәбендә республикакүләм Җәмит Рәхимов укулары үткән иде. Анда Казаннан бик күп мәртәбәле кешеләр килде. Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров, галим, Татарстанның фән эшлеклесе Әнвәр Хәйри дә бар иде. Шунда Керкәле мәктәбен тәмамлап, хәзер нефть техникумында укучы ике егет чыгыш ясады. Аларның язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Галим булу...

Керкәле мәктәбендә республикакүләм Җәмит Рәхимов укулары үткән иде. Анда Казаннан бик күп мәртәбәле кешеләр килде. Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров, галим, Татарстанның фән эшлеклесе Әнвәр Хәйри дә бар иде. Шунда Керкәле мәктәбен тәмамлап, хәзер нефть техникумында укучы ике егет чыгыш ясады. Аларның язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.


Галим булу җиңелме?
Мәктәптә укыганда, якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин хәзмәтләрен өйрәндек. Һәрберебездә аның мирасын туплауга багышланган дәфтәр бар иде. Галия апа Рәхимова алып килгән аудиоязмаларны тыңлап, видеоязмаларны карап, аның мирасын өйрәнүче галимнәр белән дә таныштык.
2008 елда Галия апа тәкъдиме белән "Милләтемнең рухи мирасы" дигән фәнни-гамәли конференция булды. Мин анда Р.Фәхреддин мирасын, китапларын халыкка кайтаручы галимнәрнең берсе Әнвәр Хәйри булып чыгыш ясадым. Видеоязмадан карап, аның кебек сөйләргә тырыштым. Хәтта укытучым Сөгъдә Ямалтдинова Әнвәр абый кигән академик-галим киеменә кадәр тектергән иде. Инде аны да киеп куйгач, үземне чын галим итеп тойдым. Әмма бу дәрәҗәгә ирешкәнче күпме сабырлык, тырышлык кирәген мин хәзер генә аңладым.
Галим Әнвәр абый булып, Түбән Чыршылы, Яңа Чыршылы мәктәпләрендә дә чыгыш ясарга туры килде. Сөгъдә апа безгә: "Тырышыгыз, әдәпле булыгыз, бәлки әле киләчәктә чын галимнәрнең үзләрен дә күрерсез", дип әйтә иде.
2009 елда мәктәпкә очрашуга Әнвәр абый килде. Мин анда да Әнвәр абый булып чыгыш ясадым. Аның миңа: "Рәхмәт, коллега!" дип эндәшүе искиткеч зур бәя булды.
Әнвәр абый! Һәр эшемне эшләгәнче, мин галим кешегә болай килешерме соң, Әнвәр абый белсә, ни дияр иде дип уйлыйм. Сез мине ялгыш адымнардан саклап, туры юл күрсәтүче бик зур хөрмәткә лаек кеше! Бүген мин сезне күрергә бик шат. Мәктәптә галим булып уйнап кына йөрсәм, хәзер Сезнең исемгә тап төшермәсәм ярар иде, дип уйлыйм. Бәлки, киләчәктә мин дә Сезнең кебек, халкымның олы дәрәҗәләргә ирешкән улы булырмын!
Гамир МУЛЛАХМӘТОВ,
нефть техникумының III курс студенты
Тел безне дә борчый
Мәктәптә укыганда, якташларыбыз иҗатын, галимнәребез хезмәтен Татарстан дәүләт радиосы тапшырулары аудиоязмалары аша өйрәндек. Минем үземә күп мәртәбә якташыбыз, академик Индус абый Таһиров булып чыгыш ясарга туры килде. Районыбызның Түбән Чыршылы, Яңа Чыршылы мәктәбе укучылары алдында һәм галимнең дәүләт радиосы "Балкыш" тапшыруында Гадилә Нургали белән әңгәмәсендә әйтелгән сүзләре иде алар. Индус абый, сез анда: "Без инде ничәмә-ничә гасырлар буе руслар белән бергә аңлашып яшибез. Бездә чиркәүләргә дә урын табылсын, мәчетләргә дә булсын. Тик менә шунда йөри торган кешеләр артсын иде. Мәчетләребез тулсын иде яшьләр белән. Алар, чын мәгънәсендә, тәртипле, аракы эчми торган, наркоманиягә бирелми торган яшьләр булып үссеннәр иде. Татар халкы ул искиткеч акыллы, сәләтле халык. Менә шушы заман чирләреннән динебезгә таянып арына алсак, безнең киләчәгебез зур" , - дигән идегез.
Туган телебез турында әйткән фикерләрегез дә бик урынлы һәм кирәкле дип уйлыйм. Чөнки бүген әле күп кенә әти-әниләр, бигрәк тә шәһәр җирендә, балаларын татар телендә укытырга теләми. Авыл җирендә дә хәзер күп әти-әни татар телен белмәсәң дә ярый, авылдан чыгып киткәч тә урыс теле кирәк, дигән карашта. Сез бу хакта: "Финляндиядә нибары бер мең татар яши. Бөтенесе дә татарча сөйләшә. Анда татар теле дәүләт теле түгел бит. Ни өчен? Чөнки гаиләдә татарча сөйләшәләр. Бала дөньяга үзенең туган теле белән туа, ата-ана шушы телне матур итеп ачарга тиеш. Бу - Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бурыч. Иң беренчесе, әлбәттә, гаилә. Әгәр дә гаиләдән адәм баласы туган теле белән чыга икән, аның яшәеше башка булачак.
Дәүләт теле - ул дәүләт үз халкы белән шушы телдә сөйләшергә тиеш дигән сүз. Әгәр дәүләт халкы белән туган телдә сөйләшә алмый икән, димәк, дәүләт теле, нигездә, юк. Бу җиңел бирелми, соңгы арада дәүләт акрын гына үз халкы белән татарча сөйләшә башлады. Татар теле юкка гына дөньяның 14 теленең берсе дип саналмый, чөнки ул төрки телләр арасында беренче урыннарда тора. Татар теле киләчәктә төрки халык һәм дәүләтләр белән сөйләшү теленә әверелергә мөмкин. Шулай булсын һәм булыр да", - дигән идегез. 2003 елда әйтелгән бу фикерләр безнең өчен бүген бик тә кирәк һәм файдалы.
Бу сүзләрне VI сыйныфта укыганда, сез булып, мин башкаларга җиткердем. Сөгъдә апа, бәлки, әле киләчәктә Индус Таһиров белән очрашу мөмкин булыр дип, күңелне канатландырды. Чөнки минем чын галимне бер дә күргәнем юк , сезнең белән очрашасы килү теләге дә бик көчле иде. Мәктәптә чакта "галим" булып йөргәндә дә бу кадәр каушамаган идем. Сезнең акыллы, төпле киңәшләрегезгә игътибарлы булып , һәрчак истә тотып яшәргә тырышам. Киләчәктә сездән үрнәк алып, милләтем өчен кирәкле, файдалы кеше булып яшәргә насыйп булсын иде.
Инсар ВАГЫЙЗОВ,
нефть техникумының I курс студенты

Теги: галим
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: