Заман сулышы

Шигърият дөньясында

Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә Г.Тукайның туган көне, шагыйрь, композитор, җәмәгать эшлеклесе Разим Вәлиуллинның тууына 70 ел тулуга багышланган муниципаль шигырь бәйрәме узды. Анда иллеләп нәфис сүз остасы катнашты. "Шигърият дөньясында", "Туган як", "Бәхетле балачак" номинациясендә җиңү яулаган укучылар Мәгариф идарәсе тарафыннан бирелгән Диплом, Мактау грамоталары, якташ шагыйрьләребезнең кул тамгасы салынган...


Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә Г.Тукайның туган көне, шагыйрь, композитор, җәмәгать эшлеклесе Разим Вәлиуллинның тууына 70 ел тулуга багышланган муниципаль шигырь бәйрәме узды.
Анда иллеләп нәфис сүз остасы катнашты. "Шигърият дөньясында", "Туган як", "Бәхетле балачак" номинациясендә җиңү яулаган укучылар Мәгариф идарәсе тарафыннан бирелгән Диплом, Мактау грамоталары, якташ шагыйрьләребезнең кул тамгасы салынган китаплары белән бүләкләнде. Аеруча, шәһәребезнең 7 нче мәктәбе, 11 нче гимназия, 12 нче лицей, районның Сугышлы, Куакбаш, Тимәш мәктәбе укучылары шигырь осталары буларак аерылып торды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: