Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск кызы Диләрә Ялалтынова матурлык бәйгесендә җиңде

Лениногорскида туып үскән Диләрә Ялалтынова «Мисс Россия студентлыгы-2016» матурлык, нәфислек һәм талантлылык бәйгесендә җиңде. Бүләкләү тантанасы Ставрополь шәһәрендә үтте, дип хәбәр итә Татар-информ МА. Бу бәйге Ставропольдә дүрт көн барды. Финалда Россиянең төрле почмакларыннан 38 кыз ярышты. Алар ГТО нормаларын тапшырды, милли костюмнардан чыгыш ясады, жюри белән әңгәмә үтте. Кичә...

Лениногорскида туып үскән Диләрә Ялалтынова «Мисс Россия студентлыгы-2016» матурлык, нәфислек һәм талантлылык бәйгесендә җиңде.
Бүләкләү тантанасы Ставрополь шәһәрендә үтте, дип хәбәр итә Татар-информ МА. Бу бәйге Ставропольдә дүрт көн барды. Финалда Россиянең төрле почмакларыннан 38 кыз ярышты. Алар ГТО нормаларын тапшырды, милли костюмнардан чыгыш ясады, жюри белән әңгәмә үтте. Кичә кызлар иҗади номер күрсәтте, интеллектуаль бәйгедә катнашты һәм үз Ватаннары турында сөйләде.
Хәзерге вакытта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова элегрәк «Мисс Татарстан - 2016» һәм «Татарстан студентлыгы чибәре-2015» бәйгеләрендә җиңү яулаган иде.
Кичәге бәйгедә җиңгәне өчен бүләкне аңа Россия яшьләре союзы рәисе Павел Красноруцкий тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев