Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск кызы - сәхнәдә

Яраткан язучыбыз Җәмит Рәхимов юкка гына: «Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе», дип әйтмәгәндер. Укучыларны нәкъ менә шундый хәзинә - мәдәнияттә тәүге үрләрен яулаган, тамырлары белән Мөэмин-Каратайдан, бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә яшәүче Римма Лотфуллина белән таныштырып үтәсем килә. Римма 1989 елның 17 гыйнварында Нижневартовск шәһәрендә туа. Әти-әнисе Наил белән Фирдәвес, тора-бара,...

Яраткан язучыбыз Җәмит Рәхимов юкка гына: «Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе», дип әйтмәгәндер. Укучыларны нәкъ менә шундый хәзинә - мәдәнияттә тәүге үрләрен яулаган, тамырлары белән Мөэмин-Каратайдан, бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә яшәүче Римма Лотфуллина белән таныштырып үтәсем килә.


Римма 1989 елның 17 гыйнварында Нижневартовск шәһәрендә туа. Әти-әнисе Наил белән Фирдәвес, тора-бара, туган якларын җирсенеп-сагынып Лениногорскига кайтып төпләнәләр. Кызчык кече яшьтән нәфис сүзгә, җыр-музыкага тартыла. 11 нче гимназиядә IX сыйныфны тәмамлаганнан соң, балачак хыялын тормышка ашыру максатыннан, Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга керә. Аннан башкалага юл ала һәм Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетының танылган җырчы Салават Фәтхетдинов җитәкләгән бүлегендә укый. 2008 елда ул ике һөнәр: эстрада җырчысы һәм театр артисткасы белгечлеге алып чыга.
Римма Лотфуллина белән бер тапкыр сөйләшкән-аралашкан кеше тиз генә аннан аерыла алмый торгандыр. Төскә-биткә үтә чибәр, сүз артыннан кесәгә керми торган, саф сөйләмгә ия, киң күңелле татар кызы, әйтерсең лә, сәхнә һәм халыкка хезмәт итү өчен яратылган. Аның яратып яшәгән җире, әлбәттә, туган нигезе - әбисе Миңзифа көн иткән гүзәл табигатьле Мөэмин-Каратай авылы. Нечкә күңелле Римма, менә шуңа күрәдер инде, җай чыгу белән, әбисе авылына йөгерә.
Бәхет елмайды безнең Риммага. Хәзерге мәлдә ул - дәрәҗәле, абруйлы Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь өметле артисткасы. Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев аны бик теләп эшкә алды. Моңа кадәр республика җыр бәйгеләрендә лауреат, дипломант Римманың шатлыклы көннәре. Чөнки тиздән ул Әлмәт театрында тамашачы мәхәббәтен яулаган, дистәләрчә еллар дәвамында бихисап рольләр уйнаган артистлар белән гастрольгә чыга. Римма 15 мартта татар театр сәнгатендә тирән эз калдырган драматург Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» драмасында җыр-моңга гашыйк Шәмсия ролен башкарачак.
Оныгы өчен җан аткан Миңзифа әбинең үз мәшәкате - җиң сызганып Риммага лаеклы егет эзләү белән мәшгуль. Аның фикеренчә, булачак кияүнең, иң беренче чиратта, нәселен белергә кирәк. Аннары Римманы яр итәр егет оныгыдай матур булсын, кызны бәхетле итсен. Ә Миңзифа әбинең башлаган эшен ахырына кадәр башкарып чыкмый калганы юк.
Ә без, үз чиратыбызда, мәдәнияткә юл салучы якташыбыз Римма Лотфуллинага уңышлы гастрольләр, бәрәкәтле юллар, олы сәхнәләр теләп калыйк.
кумиры: Салават Фәтхетдинов
яраткан театр артисткасы: Нәҗибә Ихсанова
яратып башкара торган җырлары: «Сагыш», «Бибисара», «Зөләйха»
яраткан ризыгы: әбисе пешергән бәлеш һәм өчпочмак
хыялы: газиз татар халкы мактап телгә алырлык җырлы образлар тудыру
үз иткән тамашасы: Каенлыктагы сабан туе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Римма Лотфуллина