Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскилылар "Тирән тамырлар" гала-концертында катнашты

13 апрель көнне Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" Мәдәният сараенда "Тирән тамырлар" фольклор бәйгесенең гала-концерты узды. 

Бүләкләү тантанасында алты районнан килгән иң яхшы фольклорчылар  катнашты. Конкурста бүләкләнүчеләр арасында Лениногорскиның "Ялгенеть" мордва триосы, "Сүнмәс ялкын" ансамбле, Хәят Галеева, Ләйсән Шәмсуарова, Фәния Латыпова, Гөлфәния Камалова, Илдус Әхмәтҗәнов, Геннадий Садовников бар иде. 
Төрле номинацияләрдә чыгыш ясаучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
Вокал номинациясендә унбер иң яхшы дип табылган вокалистлар сәхнәгә чакырылды. Бу номинациядә шәһәрдәшебез Хәят апа Галеева да бар иде, ул җиңүче дип табылды. Аңа бу бәйгенең махсус статуэткасы  тапшырылды.
 

Ләйсән Рахманова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев