Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә "Халыклар мозаикасы" исемле чара узды

 21 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган «Халыкларның мозаикасы» дип исемләнгән китапханә дилижансы узды.

Чарада катнашучылар - 12нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәмнең тарихы, рус, татар, мордва, чуаш халыкларының халык иҗаты әсәрләре белән таныштылар. 

Табышмаклар әйтештеләр, библиоробот Робертиноның мәкальләре һәм әйтемнәрен тыңладылар. Бәйрәмнең бизәге - 11нче гимназиянең «Айсылу» балалар театры иде, аның җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова, музыка җитәкчесе Фәридә Әхмәтшина. Шулай ук балалар өчен  "Туган телем, иркә гөлем"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Әлеге чарада катнашып, балалар безнең илдә барлык халыкларның да дус һәм тату яшәүләрен, бер-берсенең гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәт итүләрен, барлык милләтләрнең телләре тыгыз үрелеп баруын тагын бер кат аңладылар.

фото: Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев