Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Ростуризм Төркиягә юлламалар сатуны туктатырга тәкъдим итте

Федераль туризм агентлыгы, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Төркия Республикасында террорчылык куркынычы булуы турында белдерүе, шулай ук хәзер анда булган Россия туристлары куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, турагентларга Төркиягә турлар сатуны туктатырга тәкъдим итте. "1996 елның 24 ноябрендә имзаланган "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында"гы ФЗ 14 нче маддәсе буенча...

Федераль туризм агентлыгы, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Төркия Республикасында террорчылык куркынычы булуы турында белдерүе, шулай ук хәзер анда булган Россия туристлары куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, турагентларга Төркиягә турлар сатуны туктатырга тәкъдим итте.
"1996 елның 24 ноябрендә имзаланган "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында"гы ФЗ 14 нче маддәсе буенча бу вазгыять туристлар иминлегенә куркыныч буларак квалификацияләнә", - диелгән Ростуризм белдерүендә.
Федераль туризм агентлыгы Россия туроператорлары, турагентларына туристлык продуктларын, шулай ук Төркия Республикасына аерым туристлык хезмәтләрен этәрү һәм сатуны туктатырга тәкъдим итә, шул исәптә башка илләр аша да.
Искәртеп үтик, элегрәк РФ Президенты В.Путин, "Су-24" һәлакәткә очравы Россия-Төркия мөнәсәбәтләренә җитди йогынты ясаячак, дип белдерде.
24 ноябрьдә, Сүрия территориясендә җирдән ату нәтиҗәсендә, Россия авиатөркеменең "Су-24" самолеты бәреп төшерелгән. Элегрәк ике пилот катапульцияләнергә өлгергән дип билгеләп үтелгән иде, әмма, Сүрия оппозициясе мәгълүматларына караганда, очучыларның берсе үлгән.
---
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев