Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Үсәбез, ярышабыз, җиңәбез!!!

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының мәдәнияте, тарихы, көнкүреш сәнгате белән таныштыру, ата-аналарыбызның милли тойгыларын үстерү максаты белән шәhәребездә март ахырында татар костюмы муниципаль конкурсы уздырылды. Безнең 12 нче балалар бакчасы да бу бәйгедә бик теләп катнашты. Балалар бакчасы мөдире Иляна Андреева hәм өлкән тәрбияче Юлия Лебедева зур илhамлану белән ата-аналар...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының мәдәнияте, тарихы, көнкүреш сәнгате белән таныштыру, ата-аналарыбызның милли тойгыларын үстерү максаты белән шәhәребездә март ахырында татар костюмы муниципаль конкурсы уздырылды.


Безнең 12 нче балалар бакчасы да бу бәйгедә бик теләп катнашты. Балалар бакчасы мөдире Иляна Андреева hәм өлкән тәрбияче Юлия Лебедева зур илhамлану белән ата-аналар hәм бакча хезмәткәрләре арасында эш башлады. Тәрбиячеләребез - Зәйтүнә Гыйниятуллина, Брилиант Сәлахова, Рәсилә Хәсәнова, Нурия Фәйзуллина, Ефимова Раиса, Лилия Маметова уңганлыгы, әти-әниләребез тырышлыгы белән 22 милли костюм тегелде. Музыка белгече Ирина Чиянова костюмнарны сәхнәләштереп күрсәтү өчен бик матур музыкаль композиция төзеде.

Костюмнар искиткеч матур булды.
Алтын-көмеш җепләр, җемелдәвек сәйләннәр белән бизәлгән төрледән-төрле фасонлы калфак-камзуллар, бала итәкләп тегелгән күркәм күлмәкләр, күз явын алып торырлык бизәкле читекләр кигән кызларыбызга сокланып туймаслык иде. Киң чалбар, читек-кәвеш, кәләпүш-түбәтәй кигән, билләрен кысып буган малайларыбыз кинәт үсеп киткән кебек күренделәр.
"Галиябану" көенә башланып киткән костюм сәхнәләштерү тамашасы, бәләкәч сылуларның, баhадир малайларның татарча бию башкарулары күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерде.
Тырышлыгыбыз бушка китмәде, мәртәбәле жюри югары бәя бирде. Беренче урынны алу бәхетенә ирештек.
Призедентыбыз Рөстәм Миннеханов тарафыннан тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау, милли хәзинәләребезне өйрәнү, баету елы итеп игълан ителгән 2012 елның шулай башланып китүе шатландыра, киләчәк буыныбызның өметле булуына, ата-бабаларыбыз мирасы ышанычлы кулларда икәненә инандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарихимђдђни мирас