Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Үткәннәрне искә төшерде

Урмышлы мәдәният йортында шушы көннәрдә "Кызыл яраннар" "чәчәк атты". Социаль яклау бүлегендә эшләүче Гөлнар Хисамова, Флера Мостафина, Райханә Локманова үзләре хезмәт күрсәтүче өлкәннәрне - тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан бәйрәмгә җыйдылар. Алар өчен китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп балалары "Кызыл яраннар" дип исемләнгән...

Урмышлы мәдәният йортында шушы көннәрдә "Кызыл яраннар" "чәчәк атты".


Социаль яклау бүлегендә эшләүче Гөлнар Хисамова, Флера Мостафина, Райханә Локманова үзләре хезмәт күрсәтүче өлкәннәрне - тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан бәйрәмгә җыйдылар. Алар өчен китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп балалары "Кызыл яраннар" дип исемләнгән бер пәрдәлек спектакль күрсәтте.
Спектакльнең беренче минутлары ук өлкәннәрне яшьлекләренә, балачакларына алып кайтып китте. Сугыштан газиз ирләрен, әтиләрен, сөйгән ярларын ничек көткән булсалар, бүген дә алар нәкъ шундый ук тойгы кичерделәр. Ә гомере буе сугыштан ирен көткән Бибинур (аны Гөлия Галиева уйнады) таш һәйкәл белән сөйләшкәндә, әбиләрнең генә түгел , залдагы барлык халыкның да күзләре яшьләнде. Ринат, Ландыш , Гөлия Галиева , Зөлфәт Хисамов, Адилә Мостафина, Илүзә Газимҗанова , Лиана Локманова, Данис Гатауллин чын артисларча чыгыш ясады. Соңыннан күмәк көч белән әзерләнгән чәй табыны артында, кайтмый калганнар рухына догалар кылып, Ринатның моңлы җырларын, шигырьләр тыңладык.
-​ Безне сугыш чоры балаларын, тыл хезмәткәрләрен онытмавыгыз, ихтирамыгыз өчен зур рәхмәт, исән - сау эшләгез, - дип , дога укып, рәхмәт әйтеп таралышты өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль

2
X