Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Уртак куаныч

Төнге җәяүле буран без барасы юлларны киртләп-тигезләп ак кар белән тутырган иде ул иртәдә. Ләкин безгә бернинди дә киртәләр юк. Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова биргән җылы һәм уңайлы машинада, без Аллага тапшырып, туган ягыбызның таулы, чишмәле, матур, борма юлларын узып, Нурлатка - республика конкурсының зона этабына юл тоттык. Татарстан...

Төнге җәяүле буран без барасы юлларны киртләп-тигезләп ак кар белән тутырган иде ул иртәдә. Ләкин безгә бернинди дә киртәләр юк. Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова биргән җылы һәм уңайлы машинада, без Аллага тапшырып, туган ягыбызның таулы, чишмәле, матур, борма юлларын узып, Нурлатка - республика конкурсының зона этабына юл тоттык. Татарстан Республикасы тарафыннан игълан ителгән "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын кыз карашы" исеме белән уздырылган зур бәйге иде ул. Оста машина йөртүче Рөстәм безне көн яктыруга китереп тә җиткерде.

Менә ул - шәһәрнең Мәдәният йорты! Бу мәһабәт, зур бина ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Ишек төбеннән, юк-юк, урамга ук чыгып каршы алды безне бер изге җан. Ә Мәдәният йортында кунакларны каршы ала белүләре күзгә ташланды.
Менә шулай итеп, ул көнне башка дөньяга килеп кердек. Һәрбер катнашучы район кунагын "куратор" каршы алып, артистлар бүлмәсенә урнаштырды. Искиткеч матур залдагы өстәлләрдә кайнар чәй, тәм-том көтә иде. Безне озатып йөрүченең Альбина Топорова икәнен белдек. Шушы мизгелдән башлап ул гел безнең янда булды. Конкурсның тәртибе белән таныштырды.
Барыбыз да үзенчә дулкынлана, күлмәк-калфагын кия, сәхнәгә әзерләнә. Үзебез өчен генә түгел, ярышта катнашачак героебыз - "Өченче буын Герое" номинациясендә "ярышучы" Рәйсә Мәхүм кызы Фәтхуллина апабыз өчен үземнән дә күбрәк борчылам, бугай... Ә ул, молодец - сер бирми, чөнки кырыенда 59 ел бергә гомер итүче тормыш иптәше Урал абый бит!
Менә, ниһаять, барысы да әзер. Без жирәбә буенча үз номинациябез дүртенче булып чыгыш ясаячакбыз. "Геройны" сәхнәдә күрсәтү, аның турында сөйләү өчен безгә бары 5-6 минут вакыт бирелгән... Ходаем, Аллага тапшырдык! Дәрәҗәле жюри арасында безнең яктан бер генә шәхес тә юк. Бөтен ышаныч - үзебездә!
Рәйсә Мәхүм кызы турында кыскача таныштыру, слайд-шоу белән экроан аша, моң белән бизәлеп алып барылды. Ә инде чыгышның ахырында - туган ягыбыздан бик вакытлы килеп җиткән егетләребез: ТР Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров, талантлы моң иясе - Ринат Хәбибов, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Мөдәррис Минһаҗевнең сәхнәгә менеп, Рәйсә Мәхүмовнага "Академик мантиясен кидерү" тантанасын кабатлап күрсәтүе, чәчәкләр бүләк итү - тамашаның иң дулкынландыргыч мизгеле булды.
Шушы аз гына вакыт эчендә матур итеп елмаерга да, Рәйсә апабызга сораулар бирергә дә өлгердек без Сәрия белән. "Бергә яшәүләренә - 59 ел" дип горурланып әйтелгән сүзләрдән соң, сәхнә түренә зур чәчәк бәйләме тотып чыккан Урал Фатыйх улын тамашачы алкышларга күмде. Шул минутта "егетләр" тарафыннан кидерелгән "Академик мантиясе" дә шәһәребездә 2011 елның сентябрь аенда булып узган матур хатирәләрне яңартты. Кыска гына минутта онытылмаслык мизгел итеп вакыйганы тамашачыга җиткерә алуыбызга бик шатландык без. Уйлаган уй тормышка ашты!
Тәбрикләү өлешендә без Рәйсә апаның I урын яулаганын ишетеп куандык. Ничек шатланмыйсың, бу бит тынгысыз төннәр, тырышлыкның нәтиҗәсе!
Шәһәрдән шушы ук конкурска барган 7 нче мәктәп укытучысы Наталья Неруцких I урын, Туган якны өйрәнү музее директоры Наилә Галиева үз номинацияләре буенча I һәм III урынга лаек дип табылды. Безне озатып йөрүче Альбина Алексеевна белән "Яшьлек" ресторанында кунак булганнан соң, мәдәният өлкәсе хуҗалары Флера Морзаханова һәм Әлфия Галәветдиновага рәхмәт сүзләре әйтеп, саубуллашып, без туган ягыбызга юл тоттык.
Кайтуыбызга инде ничә көн, ә Нурлатның якты, мәһабәт Мәдәният йорты һаман да күз алдыннан китми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев