Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Якташ галимебез Индус Таһиров Тукай энциклопедиясе турында фикерен белдерде

Тукайның төп башкарган хезмәтләрен күрсәтә алганнар, ләкин аны өйрәнеп бетерү һич кенә дә мөмкин түгел, ди галим. Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче Индус Таһиров Татарстан галимнәре тарафыннан әзерләнгән Тукай энциклопедиясенә югары бәя бирде. «Тукай безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гүзәл бүләк. Андый бүләк йөз елга бер генә булырга мөмкин. Тукай...

Тукайның төп башкарган хезмәтләрен күрсәтә алганнар, ләкин аны өйрәнеп бетерү һич кенә дә мөмкин түгел, ди галим.


Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче Индус Таһиров Татарстан галимнәре тарафыннан әзерләнгән Тукай энциклопедиясенә югары бәя бирде.

«Тукай безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гүзәл бүләк. Андый бүләк йөз елга бер генә булырга мөмкин. Тукай иксез-чиксез дәрья, бер китапка гына сыеп бетә торган түгел ул. Энциклопедия галимнәр тарафыннан тырышып эшләнгән. Әлеге хезмәт Татарстан фәне дәрәҗәсен күрсәтә. Тукайның төп башкарган хезмәтләрен күрсәтә алганнар, ләкин аны өйрәнеп бетерү һич кенә дә мөмкин түгел», - диде энциклопедия чыгу уңаеннан Индус Таһиров.

Исегезгә төшерик: Татарстан фәннәр академиясендәТукай энциклопедиясен тәкъдим итү булды.

Энциклопедиядә Тукайны өйрәнүгә үз өлешен керткән татар галимнәренең эшчәнлеге дә күрсәтелгән. Әдип тормышы һәм иҗатына кагылышлы китап-монографияләр, диссертацион хезмәтләр язган, иҗатын барлауга өлеш керткән, мәкаләләрендә Тукай турында аеруча мөһим һәм кызыклы фикерләре белән чыгыш ясаган әдәбият галимнәренә, текстологларга, иҗтимагый фәннәр эшлеклеләренә урын бирелгән. Энциклопедиягә Тукай псевдонимнары турындагы мәкаләләр дә кертелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай Индус Таһиров энциклопедия