Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Җырчы Резидә Шәрәфиеваның зур сөенече бар!

Күпләрнең яраткан җырчысы Резидә Шәрәфиевага кичә Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Һәрвакыт ачык йөзле, мөлаем, моңлы, сәхнәдә үз стилен булдырган җырчыны без дә тәбрикләдек. Һәм, әлбәттә инде, аның хис-кичерешләрен сорадык. -Хезмәтемә шулай зур бәя бирелүенә бик шатмын, әлбәттә. Кремльдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан медаль алгандагы кебек беркайчан...

Күпләрнең яраткан җырчысы Резидә Шәрәфиевага кичә Татарстанның халык артисты исеме бирелде.

Һәрвакыт ачык йөзле, мөлаем, моңлы, сәхнәдә үз стилен булдырган җырчыны без дә тәбрикләдек. Һәм, әлбәттә инде, аның хис-кичерешләрен сорадык.
-Хезмәтемә шулай зур бәя бирелүенә бик шатмын, әлбәттә. Кремльдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан медаль алгандагы кебек беркайчан да дулкынланганым булмагандыр. Сәхнәгә чыгып җырлау да дулкынландыра, әмма анысы җиңелрәк икән, дидем. Алга таба мондый зур исемне акларга кирәк бит инде. Ходаем саулык биреп, киләчәктә дә тамашачыларымны сөендереп, милләткә матур итеп хезмәт итәргә язсын иде, дип телим.

-Резидә апа, бу вакыйганы якыннарыгыз белән билгеләп үттегезме соң?

- Мактаганнарын яратмыйм. Шуңа күрә бүләк алуымны зурлап үткәрү планы булмады да. Шулай да энемнәр, сеңлемнәр, гаиләм белән җыелышып, сушилар, роллар китертеп, торт белән чәй эчеп алдык. Миннән бигрәк гаиләм бик сөенде ахыры. (Көлә). Медаль белән фотога төшеп чыктылар. Кремльга барганчы да бик әзерләнгән идем, чәчләремне ясаттым, матур күлмәк алдым. Кыскасы, кичәге көнне тулысы белән менә шуңа багышладык.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев