Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Зеленая Роща китапханәсе әкиятләр сәхнәләштерә, укучыларны кызыксындыра

Зеленая Роща авылы китапханәсе "Безнең башлангыч. Фольклор укыйбыз" дигән акциягә кушылды. Ул Халыкара туган тел көне уңаенннан узды, дип хәбәр итә Әлфия Хафизова. Китапханәгә иң яшь укучылар килде. Китапханә хезмәткәрләре алар өчен "Туган тел, син нинди матур!" дигән темага әңгәмә уздырды. Татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. "Табышмакны әйтеп бетер" дигән...

Зеленая Роща авылы китапханәсе "Безнең башлангыч. Фольклор укыйбыз" дигән акциягә кушылды. Ул Халыкара туган тел көне уңаенннан узды, дип хәбәр итә Әлфия Хафизова.


Китапханәгә иң яшь укучылар килде. Китапханә хезмәткәрләре алар өчен "Туган тел, син нинди матур!" дигән темага әңгәмә уздырды. Татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар.

"Табышмакны әйтеп бетер" дигән викторина шулай ук бик кызыклы узды. Мәдәният йорты белән библиотека хезмәткәрләре "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерде.

Балалар өчен бу көн бик кызыклы үтте. Киткәндә татлы приз да алдылар.

Фотолар Зеленая Роща китапханәсе тарафыннан тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев