Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Лениногорск педагогы - җиңүчеләр рәтендә

Республика буенча уздырылган һөнәри белем бирү учреждениеләрендә иң яхшы директор урынбасары конкурсында безнең шәһәрдән дә җиңүче бар.


Ел саен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы техникумнар һәм колледжлардагы тәрбия эшен оештыру буенча мониторинг уздыра. Быел да дүрт төрле күрсәткеч буенча рейтинг үткәрелгән.

Мониторинг нәтиҗәләре буенча 2017-2018 уку елында тәрбия эшен иң яхшы оештыручы 15 белем бирү учреждениесе сайлап алынган. Безнең музыка-рәсем сәнгате педагогик колледжы әлеге исемлектә бар. Колледж директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Исмәгыйль кызы Залакаева грантка ия булган.

Бу хакта мәгариф һәм фән министрлыгы сайты хәбәр итә.


Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1240532.htm

https://edu.tatar.ru/l-gorsk/page1293.htm/page978651.htm фотосы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев