Мәгариф министры мәктәп укучыларына Яңа ел ялларына күп итеп өй эше бирмәскә өндәде
(Казан, «Татар-информ»). Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укытучыларын Яңа ел бәйрәмнәренә укучыларга күп итеп өй эше бирмәскә чакырды. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
Ольга Васильева балаларга өй эше әзерләргә кушмыйча, 3 гыйнварга кадәр ял бирергә киңәш итте. «Бәлки, 4 гыйнвардан бик бәйләнмичә генә нәрсәдер сорарга һәм эшли башларга, проблемалары булган темалар буенча шөгыльләнә башларга мөмкин», — диде министр.
Бала өчен ял - эшчәнлекне алмаштырып тору чарасы булырга тиеш, диде ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/22/177604/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев