Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Татарстанның 49 мәгариф оешмасында Бөтенроссия тикшерү эшләре түбән күрсәткечләргә ия

Россиянең 3 меңгә якын мәктәбе Бөтенроссия тикшерү эшләренең (ВПР) объектив булмаган билгеләре булган мәгариф оешмалары исемлегенә кергән. Бу исемлеккә Татарстанның 49 мәгариф оешмасы эләккән. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итә.

 

Бу исемлеккә Татарстан башкаласының 119, 67, 20, 181нче мәктәпләре һәм 180нче гимназия, шулай ук Казан хореография училищесы, Казан суворов хәрби училищесы һәм «Лобачевский» мәгариф үзәге кергән.

Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте Бөтенроссия тикшерү эшләре мәгълүматларына икенче елын анализ ясады. Ведомство Бөтенроссия тикшерү эшләренең нәтиҗәсе төбәк буенча уртача баллардан югары мәгариф оешмаларын билгеләгән. Бу очракта мәктәп аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган лицей һәм гимназия түгел, алынган нәтиҗәләр БДИ буенча югары баллары белән дәлилләнми.

Моннан тыш, укучылар үтәгән һәр биремнең үтәлешенең уртача процентларына анализ ясалган. Әгәр мәктәптә җиңел биремнәрне төбәк буенча начаррак, ә катлаулыларны яхшырак эшлиләр икән, бу укучыларга катлаулы биремнәрне үтәүдә ярдәм итүләрен дәлилли, дип аңлатыла хәбәрдә.

Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) — ул аерым фәннәр буенча йомгаклау контроль эшләре. Шул рәвешле, федераль дәүләт мәгариф стандартлары таләпләрен исәпкә алып укучының әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен үткәрелә.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/15/169767/

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев