Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Укытучылар татар телен укыту программаларын рус теленә тәрҗемә итәргә тиеш дигәннәр

17 сентябрьдә Татарстан мәгариф министрлыгы Казанның татар теле укытучылары белән очрашу оештырды. Чарада Мәскәүдән киләчәк тикшерүчеләр өчен татар телен укыту программалары рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш дип игълан ителде.

 

Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирү программалары 2019 елның 1 гыйнварына кадәр рус теленә дә күчерелергә тиеш. Бу хакта 17 сентябрь Казанның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин белдерде.

Мәгълүм булганча, моңарчы укытучылар татар теле һәм әдәбияты дәресе буенча программаларны татар телендә генә яза иделәр. Программаларны рус телендә язу кирәклеген министр урынбасары ихтимал тикшерүләр белән аңлатты. «Бүген булмаса, иртәгә, яисә ярты елдан соң Мәскәүдән килгән тикшерүләр беренче итеп ни өчен татар теле һәм әдәбияты программалары бер телдә генә язылган дип сораячак. Килгән кешеләр өчен русча да язарга кирәк», диде Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, бу эш хәзерге вакытта алып барыла инде. Мәктәпләргә русча язылган үрнәк программалар төшерелде. Шул ук вакытта журналларда темалар татарча язылачак, ди Һадиуллин. «Кем генә килмәсен, кем генә әйтмәсен», диде ул. Аның сүзләренчә, бу Россия мәгариф министрлыгы департаменты җитәкчелеге белән килештерелгән.

Министр урынбасары шулай ук хәзерге вакытта уку планнарының вариантлары булмавын белдерде. «Нинди уку планы булуга карамастан, ана теле һәм әдәбияты фәнен уку канун нигезендә мәҗбүри», дип белдерде Һадиуллин.

Шул ук вакытта ул төрле мәктәптә бу дәресләрнең төрле санда булуын да таныды. Ана теле һәм әдәбияты 2 сәгать кенә булган мәктәпләр Татарстанда бик аз, алар барысы да профильле укыту юнәлешендә эшлиләр, ди министр урынбасары.

Очрашуда шулай ук чыгыш ясаган Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов татар теле укытучыларын балаларны татар телен яраттырырга чакырды. Моны яңа китаплар, методикалар ярдәмендә башкарырга кирәк, ди ул. «Әлифбаны, сүзләрне үзгәртеп булмый, карашны үзгәртергә кирәк», диде министр.

 

https://www.azatliq.org/

https://pixabay.com фотосы

http://maydan.tatar/hadiullin-tatar-telen-ukytu-programmalary-rus-telene-terjeme-itelerge-tiesh/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев