Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья-#МинемГеройМинемГаилә

Әтием — Сәгыйть Гәрәев

22 апрельдән Татарстандагы социаль челтәрләрдә #МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм флешмобы башланды.

Әтием Сәгыйть Фатыйх улы Гәрәев — Бөек Ватан сугышы ветераны. 

Армия сафларына 1940нчы елның сентябрендә Ялтау авылыннан алына, Бөек Ватан сугышын башыннан азагына кадәр үтә. 

1945 елның 20нче гыйнварында бик каты яралана.

Көрәшләрнең берсендә әтием иптәшләреннән калыша. Әйләнә-тирәдәге хәлне бәяләп, алдагы хәрәкәтләрен планлаштырырга дип, бераз күтәрелә, шул вакыт аңа дошман пулясы эләгә. Ул аңын югалта. Берәр тәүлектән соң, үлгәннәрне җыеп йөрүче санитарлар аны табып алып санбатка илтә. Санитар кызлар аны һәм башка яраланучыларны калактан ашатып, махорка төреп, өйләргә өчпочмаклы хатлар да язып торып, димәк, дарулар һәм уколлар белән генә түгел, ә игътибарлары белән дә дәвалаганнар. 

Җиңүне старшина Гәрәев 234нче запас укчы полкының взвод командиры булып каршылый. Ялтау авылына кайткач, әтисе Фатыйх үлгән булуы турындагы хәбәрне бик авыр кичерә. Дуслары Казанга чакырса да, туганнарын ташлап китми ул һәм энесе Фазыл белән әниләренә башка кечерәк энеләрен-сеңелләрен карауда, тәрбияләүдә ярдәм итә. 

Казан педагогия институтын читтән торып тәмамлаганнан соң Урдалы, Федотовка, Зеленая Роща авылларында география укытучысы булып эшли. Аннан Шөгергә килә, анда интернатта тәрбияче, аннан Чкалов исемендәге мәктәптә укытучы буларак белем бирә. 

Безнең хәтердә әтием мәңгегә сугыш ветераны, укытучы һәм үз эшенең остазы булып кала. 

Фотода: Сәгыйть Гәрәев, 1973 ел, фото гаилә архивыннан. 

Рәмзия Гәрәева, Лениногорск.

#МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев