Зәй-Каратай халкы яхшы гамәлгә: маскировка челтәре үрүгә алынды
СВО

Зәй-Каратай халкы яхшы гамәлгә: маскировка челтәре үрүгә алынды

Мәдәният йортында эш бара.

Зәй-Каратай мәдәният йортыннан Галия Насибуллина хәбәр иткәнчә, алар да МХО зонасындагы ир-егетләр өчен маскировка челтәре үрүгә керешкәннәр.

"Башта мәдәният йортында ир-атлар челтәрне үрү өчен кирәкле булган җайланманы ясадылар. Икенче көнне клубка авылдагы апалар, хатын-кызлар килде. Һәм тасмалар кисеп, челтәр үрүгә керештек. Эшебезне башкарып чыгарбыз, егетләребезгә ярдәм булыр", - ди Галия Насибуллина.

фотолар: мәдәният йортыннан

 


Нет комментариев