Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

1992 елгы кыз һәлакәт корбаны булган

Татарстанның Зәй районында, ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә, 1992 елгы йөртүче кызның гомере өзелгән. Кичә 23.20дә Зәй - Сарман юлының 3нче чакрымында "Лада Гранта" автомобиле белән исерек килеш идарә иткән 36 яшьлек ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-2114" белән бәрелешә. "Ундүртле" рулендагы кыз җәрәхәтләрдән...

Татарстанның Зәй районында, ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә, 1992 елгы йөртүче кызның гомере өзелгән.
Кичә 23.20дә Зәй - Сарман юлының 3нче чакрымында "Лада Гранта" автомобиле белән исерек килеш идарә иткән 36 яшьлек ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-2114" белән бәрелешә. "Ундүртле" рулендагы кыз җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә. "Лада Гранта" йөртүчесе исә хастаханәгә озатыла. Аның транспорт чаралары белән идарә хокукыннан мәхрүм ителгән булуы билгеле.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүмат бирә.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария на трассе