Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Марат Галиев Татарстан Конституциясенә халыкара хокук нигез булуын әйтте

“Халыкара хокук Конституциянең конструкциясен формалаштыру өчен база булды”, - ди депутат.  


 


Татарстан Конституциясен төзегәндә, халыкара хокукка таяну булган, дип саный Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев. Бу хакта ул бүген ТР Дәүләт Советында “Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты” темасына түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Марат Галиевның парламентның иң өлкән депутаты булуын искәртеп узды.

Марат Галиев халыкара хокук турында әйтте. “Төп закон – Татарстан Конституциясе нигезләрен эшләү мәсьәләсе килеп баскач, халыкара хокук Конституциянең конструкциясен формалаштыру өчен база булды”, - ди ул.

Депутат сүзләренчә, Россиягә караганда, Татарстан Конституциясе бер ел алданрак кабул ителсә дә, кеше һәм гражданин хокуклары бүлекләре бер-берсенә каршы килмәгән. “Алар ике Конституциядә бертөрле диярлек. Бу кеше хокукларын аеруча төгәл билгели алуыбызны күрсәтә”, - ди депутат.

Чыгышының ахырында Марат Галиев Татарстан Конституциясенең әһәмиятен билгеләп узды. “Федераль үзәк һәм Татарстан Республикасы мөнәсәбәтләрендә урнашкан һәм Татарстанга позитив үсеш алырга мөмкинлек биргән теләктәшлек режимы – ул 27 ел элек Конституцияне кабул итү көннәре нәтиҗәсендә тупланган капитал”, - диде депутат.

1992 елда референдумда гражданнарның 61,4 проценты Татарстанның мөстәкыйльлеген арттыру курсын сайлый. Халыкның теләге Конституциянең беренче статьясында теркәлә. Конституция 7 кисәктән, 4 бүлекчәдән, 126 маддәдән тора.
 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/06/196512/

Фото: Владимир Васильев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев