Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Миңнеханов яңа президентлык срогына үзен кандидат итеп күрсәтергә әзер булуын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашуда көзен узачак ТР Президентын сайлауда үзен кандидат буларак күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Очрашу Социаль ярдәм штабы мәйданчыгында - Казанның Химиклар Мәдәният сараенда узды. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» активистлары Рөстәм Миңнехановка хәрәкәт кысаларында гамәлгә ашырыла торган инициативалар хакында сөйләде.

Активист Гөлфия Мотыйгуллина «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә катнашучылар исеменнән алдагы сайлауларда Рөстәм Миңнехановның үзен Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтүен сорады.

«Сез һәрвакытта да иҗтимагый инициативалар һәм тулаем алганда җәмгыятькә ачык булуыгызны күрсәтәсез. Әгәр Сездән республикада әлеге кыйммәтләрне саклауны һәм үзегезне Татарстан Президенты вазифасына кандидат буларак күрсәтүегезне сорасам, мин уртак фикерне белдергән булып чыгам», - диде Мотыйгуллина.

Рөстәм Миңнеханов активистларга үзенә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа президентлык срогына үзен кандидат сыйфатында күрсәтергә әзер икәнлеген раслады.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев