Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Путин: Коронавирус эпидемиясе аркасында эшләми торган көннәр кыскарырга да мөмкин

Коронавирус эпидемиясе аркасында эшләми торган көннәр кыскарырга да мөмкин. Бу хакта бүген ил халкына яңа мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

 

РФ Президенты, Covid-19 таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылачагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, халык сәламәтлеген саклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү зур әһәмияткә ия.

«Вазгыять ничек баруга карап, өстәмә карарлар кабул итәчәкбез. Вазгыять мөмкинлек бирсә, эшләми торган көннәрне кыскартырга да мөмкинбез», — диде Путин.

Чикләүләр кертелгән режим кысаларында, хакимият органнары, өзлексез производство предприятиеләре, медицина учреждениеләре, даруханәләр, көнкүреш өчен беренче кирәк-ярак товарлар кибетләре, тормышны тәэмин итү хезмәтләре эшләвен дәвам итәчәген әйтте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X