Заман сулышы

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады

Бүген Владимир Путинга 67 яшь тулды.


 

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә бәйрәм видеоролигы урнаштырып, Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән тәбрик итте.

«Россия Президенты – тимер ихтыяр көченә ия кеше. Ул теләсә нинди масштабтагы бурычларны (эчке сәясәттә булсынмы ул, әллә тышкы сәяси арендамы) хәл итәргә сәләтле», - дип язган республика Президенты.

Ул Путинны барлык татарстанлылар һәм үз исеменнән котлаган. «Туган көнегез белән, хөрмәтле Владимир Владимирович!» - дип сүзен йомгаклаган Рөстәм Миңнеханов.


 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: