Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Сарабиккол мәктәбе укучылары танылган якташлары Әкъдәс Борһанов белән очрашты (фотолар)

Әлеге кызыклы очрашу лидерлык кысаларында үтте. Тарих фәннәре докторы, Россия дәүләт гуманитар университетының мактаулы профессоры Әкъдәс Хөсәен улы Борһанов кунакта булды. Чарада Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең вице-президенты профессор Вадим Хоменко, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Сәмигуллин катнашты. Әкъдәс абыйның якын дуслары, Әлмәт шәһәреннән дә кунаклар бар...

Әлеге кызыклы очрашу лидерлык кысаларында үтте. Тарих фәннәре докторы, Россия дәүләт гуманитар университетының мактаулы профессоры Әкъдәс Хөсәен улы Борһанов кунакта булды.


Чарада Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең вице-президенты профессор Вадим Хоменко, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Сәмигуллин катнашты. Әкъдәс абыйның якын дуслары, Әлмәт шәһәреннән дә кунаклар бар иде.

Әкъдәс абый аек акыллы, төп фикерле, мактауга лаек кеше. Ул 350 дән артык фәнни һәм публицистик эшләр авторы. Сарабиколдан балачагында чыгып киткән булса да Әкъдәс абый туган җирен бик сагына һәм үз халкына зур хөрмәт белән карый.

- Туксан алты яшендә булган якташыбыз белән горурланыбыз, - диделәр.

Авылдашлары аңа концерт әзерләгән: егет-кызлар матур итеп шигырь сөйләде, җырлады һәм биеде.

Мине хөрмәт итүегез өчен рәхмәттән сүзем юк, бик матур һәм җылы каршы алдыгыз, - диде Әкъдәс абый.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X