Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Татарстанның күп функцияле үзәкләре бизнес ихтыяҗларын ачыкларга өйрәтәчәк

Эшкуарлык мохитен яхшырту өчен «КФҮ» АИС программа комплексы базасында халык һәм эшкуарларның ихтыяҗларын ачыклау алгоритмын булдырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышында Түбән Кама мэры Айдар Метшин сөйләде.

 

«Безнең максат - барлык процессларны да агымдагы ел ахырына кадәр электрон рәвешкә күчерү. «Сакчыл КФҮ» проектының барлык этапларын гамәлгә ашыру эшкуарлар өчен генә түгел, ә гомумән безнең халык өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», — дип җиткерде Метшин.

«Сакчыл КФҮ» проектын куллану идеясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады һәм Күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозафаровага проектны эшләп бетерергә кушты. «Сез бу теманы кабул итегез һәм эшләгез. Барысы да уңайлы булырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстанның Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев аңлатып узганча, «Сакчыл КФҮ» проектының асылы шунда ки, документларны сайтта күзәтеп торырга мөмкин булачак.

«Документ Күп функцияле үзәкләргә кергәч, без аның белән алга таба ниләр булганын күрмибез. Без КФҮ базасына эләккән документ мәгълүмати программада теркәлүен теләр идек һәм без аның ведомствоара килешүләрне ничек узуын күрә алыр идек», — дип сөйләде Беляев.

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/07/04/189278/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев