Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Кабак бөккәне пешереп алыйк

Камыр өчен:


-150 мл сөт,
-3-4 аш калагы сыер мае,
-3 аш калагы үсемлек мае,
-1/2 чәй калагы тоз,
-чама белән он


Эчлек өчен:
-кабак
-дөге 0,5 стакан
-җимешләр(йөзем, күрәгә, караҗимеш)
-сыер мае
Йомшак кына итеп камыр басабыз да, чак кына ял иттерәбез.

Дөгене суда кайнатып пешереп алабыз.
Кабакны эченнән, тышыннан чистартабыз да, шакмаклап турыйбыз.

Җимешләрне нык җылы су белән юабыз(күрәгә белэн караҗимешне турарга да була)
Барысын бергә кушып болгатабыз, тәме белән тоз, шикәр комы өстибез.

Камырны тигез өлешләргә бүлеп, түгәрәкләп җәябез. Уртасына эчлек салабыз,өстенә бәләкәй генә кисәк сыер мае куябыз(шулай тәмлерәк була), камырны матур итеп бөгәбез һәм йөзе килгәнчегә кадәр(якынча~30 минут) мичкә озатабыз.

Салкын килеш тә, кайнар килеш тә бик тәмле булалар!
Ашларыгыз тәмле булсын

Фото: татар ашлары төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев