Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Кәбестәле запеканка

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестә, 500 г фарш, 1 кишер, 1-2 баш суган, 500 г каймак, 200 г каты сыр, тәменчә тоз, борыч, үсемлек мае кирәк. 

Суганны турап, үсемлек маенда кыздырыгыз. Шуңа фарш, тәменчә тоз, борыч сибеп, әзер булганчы кыздырыгыз. Кәбестәне турагыз. Кишерне эре угычтан уып, үсемлек маенда кыздырыгыз. Кәбестәне өстәгез һәм, тоз сибеп, томалап пешерегез. Үсемлек мае белән майланган формага кәбестә һәм кишернең яртысын салыгыз да, тигезләп, каймак ягыгыз. Өстенә суганлы фарш җәеп, кабат каймак салыгыз. Иң өскә калган кәбестәле кишерне салыгыз, каймак ягыгыз. Угычтан уылган сыр сибеп, 1800 С кызулыктагы мичтә 30 минут пешерегез.

Тәмле булсын!

/vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X