Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Лениногорскилылар, тузганактан бал ясап өлгердегезме?

Ничек инде ясый белмисез?! Хәзер өйрәтәбез!

Якынча 300 данә тузганак чәчәген җыябыз һәм яхшылап юабыз.
Иттарткычтан ике лимон чыгарабыз.
Тирән савытка 1 литр 200 грамм су, лимон һәм чәчәкләрне салып, кайнатырга куябыз.
Кайнап чыккач, ун минут тотабыз һәм бер тәүлек төнәтәбез.
Икенче көнне шуңа 2,5 кг шикәр комы салып, 1,5 сәгать кайнатып алабыз. Суынгач, банкаларга салабыз.
Әмма ул анда озак сакланыр дип өметләнмәгез - тәмле һәм тансык бал салынган савыт төбенә тиз төшеп җитәчәксез, мин әйтте диярсез менә!

 

https://kiziltan.rbsmi.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X