Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Ташкабактан салат

Ташкабак, кишер, кыярны махсус кыргыч аша чыгарабыз,укроп кушабыз. Үсемлек мае, алма серкәсе ( яблочный уксус), соевый соус, бер чеметем тоз, шикәр комы кушылган катнашма белән салатыбызны болгатабыз. Бер 5-6 сәгатькә суыткычка алып куябыз. 

Рассолның күләме менә болайрак. Мин алма серкәсе белән, соевый соусның күләмен киметеп эшләдем. Төп рецептта бераз гына артыграк. Үземчә эшләгәнен язам
- ярты стакан үсемлек мае 
- 4-5 аш кашыгы алма серкәсе(яблочный уксус) 
- бер аш кашыгы соевый соус 
- бер аш кашыгы өеп шикәр комы 
- бер чеметем тоз 

* билгеле инде, бу салат тиз генә ашап бетерер өчен. Кышка саклар өчен түгел
* ташкабак - кабачок 

Г.Фәтхулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев