Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда тагын 19 гериатрия кабинеты ачыла

Быел «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты буенча Татарстанда 19 яңа гериатрия кабинеты ачылачак. Гериатрия кабинетлары Казан, Чаллы, Лаеш, Кама Тамагы, Кукмара, Зәй һәм Менделеевскида пәйда булачак.

 

Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләр Аксубай, Алексеевск, Әлки, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Питрәч, Яңа Чишмә һәм Чирмешән район хастаханәләрендәге яңа гериатрия кабинетларында да медицина ярдәме алачак.

Ел азагына Татарстанда барлыгы 66 гериатрия кабинеты эшли торган булачак. Барлыгы 3,7 мең өлкән кешегә гариатрия ярдәме күрсәтергә планлаштырыла.

Бүгенге көндә республиканың 26 муниципаль берәмлегендә амбулатор шартларда гериатрия ярдәме оештырылган. 46 сырхауханә базасында 47 гериатрия кабинеты эшли. Быел табиб-гериатрлар өлкәннәрне 1 мең 235 тапкыр кабул иткән, ә 1 мең 530 кеше стационарда гериатрия ярдәме алган.

Хәзерге вакытта 12 райондагы 13 медицина оешмасында геронтология өлкәсе өчен 170 урын булдырылган, аларның 143 урыны 2019 елда ачылган. Быел авыруларны дәвалау вакыты уртача 18 көнгә кадәр озайтылган. Табиблар «картлык астениясе» симптомы булган, начар ишеткән һәм күргән, хәтере чуала башлаган кешеләрне ачыклап, аларга медицина ярдәме тәкъдим итә.

Гериатрия белгече булган табибларны Казан дәүләт медицина академиясендә әзерлиләр. Соңгы дүрт елда биредә 94 белгеч укып чыккан. Моннан тыш, 70 шәфкать туташы да әлеге өлкәдә квалификациясен күтәргән.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев