Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Диетолог ябыгырга ярдәм итә торган продуктларны атады

Табиб-диетолог Ирина Торопыгина E1.ru порталында ябыгырга ярдәм итә торган азык-төлек турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Белгеч рационны җиләк-җимеш, шул исәптән, аш кайнатуны яхшыртучы һәм организмны майлы тукыма белән каплануны киметүче бромелайн ферменты булган ананас белән төрлеләндерергә киңәш итә.

Грейпфрут инсулин дәрәҗәсен нормальләштерергә һәм иммунитетны ныгытырга сәләтле, дип билгеләп үтте Торопыгина. Ул җиләк-җимешне пленкадан чистартмаска киңәш итте, чөнки анда метаболизмны тизләтә торган һәм үт кудыру эффекты булган нарингин бар.

Моннан тыш, белгеч сүзләренчә, авырлыкны киметүдә кайбер тәмләткечләр дә ярдәм итә. Имбирь, мәсәлән, ашкайнату процессын яхшыртучы ферментлар эшләүгә стимул бирә, дип сөйләде ул.

Торопыгина искәрткәнчә, санап үтелгән продуктларның файдалы үзлекләренә карамастан, аларны азыкта уртача порцияләр белән кулланырга һәм калорияне көнлек нормасыннан арттырмаска киңәш итә.

 


https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X