Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кальян тартмагыз, тальян тартыгыз!

Яшьләр арасында киң таралган бу начар гадәт тәмәкедән дә зарарлырак, ди белгечләр

 

Беркөн кич белән урамнан китеп барам. Бервакыт музыка тавышына сискәнем киттем. Юлдан бик ерак та түгел машина туктап тора. Музыка тавышы шуннан килә икән. Шунда ук анда яшьләр утыруын аңлап алдым, чөнки кызлар тавышы да ишетелгәләп кала иде. Шулвакыт машинаның тәрәзәсен кемдер төшерде. Салон эченнән борхып төтен чыга башлады. Тәүдә, машина яна икән, дип уйладым. Аннары машинаның ишеге ачылды. Инде төтен аннан да тышка бәреп чыкты.

Ә кызлар көлүеннән туктамады. Шунда гына аңладым: машина янмый, яшьләр кальян тарта икән...

Чыннан да, бүген яшьләрнең җыелышып кальян тартуы беркемне дә гаҗәпләндерми инде. Хәтта әти-әниләрнең: “Әллә кайда тартып, эчеп йөргәнче, үзебезнең ихатада ял итсеннәр”, —  дигәннәрен дә ишеткән бар. Мондый “яллар” кальянсыз узмый, әлбәттә.

Кальян тарту гадәте безгә Көн­чыгыш илләреннән килде.  Бик күп халыкта кальян тарту дустанә мөнә­сәбәттә булуны күрсәтә.  Тәүдә аны кул астындагы әйберләрдән ясаганнар, хәзер инде төрле кыйммәтле материаллардан да эшлиләр.

Кальянның сәламәтлеккә файдасы бар, дигән ышаныч та яши. Ул ингалятор вазыйфасын үти икән. Әмма моның өчен анда тәмәке урынына төрле эфир майлары салырга кирәк.

Кальян нерв системасын да тыныч­ландыра, диләр. Моңа да гаҗәпләнәсе юк, тәмәке тартучылар да никотинның тынычландыруын әйтә. Гомумән, төтен — тынычландырырга “сәләтле”. Берничә сәгать буе төтен исендә йоклап, тончыгып үлүчеләр санын гына исәпкә алсак та, төтеннең никадәр “тынычландыра” алуын беләбез.

Кызганычка каршы, кальянның “уңай” яклары башкача юк, әмма табиблар аның тискәре яклары турында бик озак сөйләргә мөмкин. Беренчедән, кальян тарткан кешенең организмына никотин гадәти тәмәке тарткандагыга караганда берничә тапкыр күбрәк керә. Моны исбат итү дә кыен түгел, кальян трубкасы тәмәкедән берничә тапкыр калын. Бу яман шеш барлыкка китерергә мөмкин һәм йөрәк-кан тамыры авыруларын булдыра. Кальян тарту никотинга тиз ияләштерә.

Кальян тартканда организмга төтен бик күп кергәнлектән, никотин гына түгел, мышьяк, кургаш кебек башка агулы матдәләргә дә юл ачыла.  Кальян җитештерүчеләр организмны болай зарарланудан төрлечә саклаулары турында сөйли, әлбәттә, әмма кальян тарту җиһазының берсе дә хәвефсез  саналмый.

Кальян тартуда гигиена кагый­дәләрен саклау кирәклеген дә онытырга ярамый. Белүебезчә, бер кальян трубкасын әллә ничә кеше авызына ала. Монда бик күп инфекция белән зарарланырга мөмкин. Без бит бергәләп җыелганда бер калактан ашамыйбыз. Кальян тарту менә  шуны хәтерләтә дә инде.

Яшьләр җыелган чакта аларның шулай “күңел ачуы” якынча ике сәгать дәвам итә. Бу вакытта тартучы 200 тапкыр төтен сулап өлгерә, ә организмга бер литрга якын төтен керә. Нәтиҗәдә, берничә сәгать эчендә ул никотин белән генә түгел, югарыда әйтелгәнчә, бик күп башка авыр тимер матдәләре белән агулана. Шул ук вакытта, белгечләр әйтүенчә, сирәк кенә кальян тартучылар өчен дә кальянның зыяны зур, чөнки аларның организмы кальяндагы 60 процент начар матдәләрне генә үзләштерә ала. Ә калганы шул килеш организмда торып кала.

Табиблар янә бер ачыш ясаган. Һәрвакыт кальян тартучы яшь парның бәби тудыру мөмкинлеге чикләнә икән. Чөнки, югарыда әйтелүенчә, кальян төтене организмдагы бик күп матдәне үтерә.

Моннан тыш, кальянны алкогольле эчемлекләр кулланып тартырга яратучылар да бар. Табиблар әйтүенчә: “Моны башкару һәркемнең дә кулыннан килми”. Төтен организмдагы кан тамырларын кыса, ә спирт, киресенчә, аларны киңәйтә. Бу ике капма-каршылыкка һәр организм түзә алмый. Берәүләрнең башы авырта, әйләнә, икенчеләр күңел болгануыннан зарлана.

Менә шундый хәлләргә китерә ул кальян тарту. Берничә сәгать күңел ачу кешене гомерлек авыруга әйлән­дерергә дә мөмкин. Ни дисәң дә, кальян тарту, тальян тарту түгел шул, дип яза Кызыл таң.

Гөлия Гәрәева.

Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/kalyan-tartmagyz-talyan-tartygyz

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев