Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Компьютер томографиясеннән нурланыш сәламәтлеккә куркынычмы?

Яңа коронавирус инфекциясе аркасында Татарстанда үпкәләргә компьютер томографияләрен күбрәк үткәрә башладылар. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев нурланышның нигә куркыныч түгеллеген аңлатты.

 

«Асылда, күкрәк читлеге компьютер томографиясен үткәрүдән алган эффект рентген нурланышыннан алганга караганда сәламәтлеккә зыянны күп тапкыр азрак сала», — дип билгеләп үтте ул.

Абашев сүзләренә караганда, республика министрлыгының 12 амбулатор компьютер үзәге бар, тагын өчесе — шәхси, хәзер алар дәүләт биреме буенча кискен респиратор инфекцияле кешеләргә тестлар уздырырга булыша.

«Татарстан Республикасының медицина җиһазлары паркы тулаем заманча һәм кайбер аппаратлар шулкадәр аз нурланышка ия, ул рентген тикшеренүе белән чагыштырырлык. Кайбер очракларда нурланыш гадәти рентген флюорографиясенә караганда азрак. Шуңа күрә бүгенге көндә компьютер томографиясен медицина күрсәткечләре буенча үткәргәндә үпкәләрнең нурланыш йөкләнешеннән куркырга кирәкми», - дип аңлатты Альмир Абашев.

Кыска вакыт эчендә берничә томографияне үткәрү куркыныч, ул чакта нурланыш дозасы туплана. Мондый очракларда, спикер сүзләренчә, пациентка куркынычсыз норманы исәптә тотарга кирәк.

Абашев республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында пневмониягә профилактика уздыру буенча чаралар үткәрү аркасында өзлегүләр күзәтелми, дип ышандырды.

 

  https://tatar-inform.tatar/news/health/06-08-2020/s-lam-tlek-ministrlygynda-kompyuter-tomografiyasenn-n-nurlanysh-kurkynych-t-gel-didel-r-5761758

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев