Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

КӨНГӘ КҮПМЕ ХӘРӘКӘТЛӘНЕРГӘ?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында әйтүләренчә, үзен яхшы хис итү һәм сәламәт булу өчен, олы кешегә көн саен түбәндәге күнегүләрне ясарга кирәк:

 

10 минут баскычтан төшеп менәргә, 15 минут — тузансуырткыч белән, 20 минут бакчада эшләргә, 20 минут — җәяү һәм 25 минут велосипедта йөрергә. Икенче төрле әйткәндә, көнгә 1,5 сәгать активлык кирәк.

5 яшькә кадәрге балаларга көнгә 3 сәгать актив хәрәкәтләнү мөһим.

5-18 яшьтәгеләргә сөякләрне ныгыту зарур. Физик күнегүләр көнгә 1 сәгатьтән дә ким булмасын. Атнага 3 тапкыр гимнастика ясау, мускулларны ныгыта торган күнегүләр эшләү каралган. Велосипедта, самокатта, җәяү йөрү, йөзү, футбол, бию файдалы.

18-65 яшьтә атнасына 150 минут шөгыльләнү киңәш ителә. Бу — тиз-тиз җәяү йөрү, йөгерү, теннис, хоккей уйнау, велосипедта йөрү булырга мөмкин. Олы кеше көненә 5-6 мең адым ясарга (4-5 чакрым) тиеш.

65 яшьтән узганнар өчен координацияне саклау, сыгылмалылыкны арттыручы күнегүләр файдалы. Боларга атнасына 150 минут вакыт сарыф ителә.

 

https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X